“Искә алыйк тарихта калганнарны, ”— ди язучы Илгиз Әхмәтов һәм “Үткәннәр” дигән шигырь иҗат иткән.
Уткәннәр...
Шул кайтмаслык үткәннәр
Онытылып бетмәгән.
Тамчы Ярдәм кирэк чакта
Без анымы көтмәгән!?
Шул мизгелдә кеше көче
Һич кайчан да җитмәгән
Мәңге үтә алмаслыкны
Әллә соң без үтмәгән?
Менә кабат Ай туп-тулы -
Мин кабат үткәннәргә
Кайтам төндә төшләремдә:
Тик төштә без гел бергә...
Парашютлар тезелешеп
Төнге кап-кара күктән
Югалтусыз җиргә төшә
Үзебез дә без бүтән...
Без яшь эле ул вакытта...
Без анда гына бергә.
Тәнебездән гайрәт таша -
Кем соң тик безне күргән?
Без ул чакта - невидимка,
Гүя без бары Шәүлә -
Чагылап кына калабыз...
Һәм инде әллә кайда...
Менә кабат таң сызыла...
Офык бара яктырып...
Иптәшләрем оча шунда
Кабат ялгыз калдырып...
Җип-җиңел канат иңнәрдә -
Алар тезелеп оча...
Ә мин күздән яшем сәртәм...
Таңгы намазга басам...
Илгиз Әхмәтов, язучы