Башкортстан Республикасының халык шагыйре Рәми Гариповның тууына 90 ел тулуга багышланган бик күп чаралар үтте.
Әхмәтзәки-Вәлиди исемендәге милли китапханә оештырган «Аның йөрәге шулай җырлады» дип аталган флешмобта балтачлылар да актив катнашты.
Түбән Сикияз авыл китапханәсенең китап укучысы Линария Сафтдинова флешмобта катнашып Сертификатка ия булды. Афәрин, Линария Фәтиф кызы!
Рәми Гарипов иҗаты үлемсез. Аны яраталар, өйрәнәләр, үсеп килүче буын вәкилләренә җиткерәләр.