Барлык яңалыклар
Новости
12 февраль 2022, 09:10

“А7 АГРО-РБ” җәмгыятенең Балтачтагы бүлендек предприятиесендә алтын куллы һөнәр ияләре эшли

Бүген сезне эретеп ябыштыручы Зәлиф Абдуллин белән таныштырабыз.

—Бер минут та тын тора белми ул. Гел нәрсәдер эшли, хәрәкәттә, нәрсәдер эшли, эзләнә, уйлана, — ди предприятиенең башкарма директоры Рифат Хәйруллин.

Әле узган айларда тырма агрегатлары ремонты барган көннәрдә агрегатларның сынган, купкан җирләрен ябыштырып көйләп биргән.

Аннары МТЗ тракторы базасындагы төягеч җайланмага капчык төягеч кулланма эшләгән. Аны шушы көннәрдә тракторчы Айдар Муллануров сынап та карады. Төягеч җайланма хезмәткәрләрнең ышанычын аклады.

Һәр эшне җае, тәртибе белән башкарырга күнеккән уңганнар көч салган предприятиедә нәрсәгә тотынсалар да уңышлы килеп чыга.

Ә инде куәтле инвесторның районда авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә керткән салулары предприятиедә хезмәт куючыларның эшкә мөнәсәбәтенә уңай  йогынты ясый, алар теләк белән эшкә киләләр, чәмләнеп, дәртләнеп эшлиләр.  

“А7 АГРО-РБ” җәмгыятенең Балтачтагы бүлендек предприятиесендә алтын куллы һөнәр ияләре эшли
“А7 АГРО-РБ” җәмгыятенең Балтачтагы бүлендек предприятиесендә алтын куллы һөнәр ияләре эшли
“А7 АГРО-РБ” җәмгыятенең Балтачтагы бүлендек предприятиесендә алтын куллы һөнәр ияләре эшли
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: