Илгиз Әхвәс улы Тушкыр авыл биләмәсендә терлекләрне кышлату барышы белән танышты.
Биредә шулай ук Яңа Балтач авылында Илһам Мәрданов крестьян-фермер хуҗалыгының авыл хуҗалыгы терлекләрен тоту һәм туклану шартлары белән танышты. Кышлату — катлаулы һәм җаваплы чор. Бу вакытта терлекчеләрнең төп бурычы — терлекләрне тулы күләмдә азык белән тәэмин итү, алынган үрчемне саклап калу һәм үлем очракларына юл куймау.
—Хуҗалык кышлатуга ныклап әзерләнгән һәм терлекләрне кышлату өчен тупас, сусыл һәм концентрацияле азык җитәрлек, — ди Илгиз Әхвәс улы.