Барлык яңалыклар
Новости
11 февраль 2022, 11:16

“А7 АГРО-РБ” җәмгыятенең Балтачтагы бүлендек предприятиесе иген фуражын реализацияли

Балтач районында уңышлы эшләгән зур инвесторларның берсе — “А7 АГРО-РБ” җәмгыятенең Балтачтагы бүлендек предприятиесе республика районнарын иген фуражы белән тәэмин итә.

Әлеге көндә базада минераль ашламалар туплауга тотылган стратегик запас иген реализацияләнә. Һәр көнне республика районнарыннан килгән куәтле КамАЗ автомашиналарына иген төяп озатыла.

—Ашламаның 100 тоннасы кайтарып базага урнаштырылды инде. Планлаштырылган 900 тоннаның калган өлеше якын көннәрдә кайтарылачак, — ди бүлендек предприятиенең башкарма директоры Рифат Хәйруллин.

Предприятие эшчеләре Владимир Аклаев, Азат Зиннуров, Земфира Вәлиәхмәтова ашлык төяүдә өзеклекләргә юл куймыйлар.

Бу уңганнарга кышын башка эшләр дә җитәрлек. Складлардагы орлыклык материалны чистарту  белән мәшгуль алар. ОЗФ агрегаты аша үткәрү (җилгәрү) эше җаваплылык та, хәвефсезлек тә таләп итә.

Газим Талипов фотолары

“А7 АГРО-РБ” җәмгыятенең Балтачтагы бүлендек предприятиесе иген фуражын реализацияли
“А7 АГРО-РБ” җәмгыятенең Балтачтагы бүлендек предприятиесе иген фуражын реализацияли
“А7 АГРО-РБ” җәмгыятенең Балтачтагы бүлендек предприятиесе иген фуражын реализацияли
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: