Гәзитнең инстаграмдагы битендә редакция туган, үскән, яшәгән төбәгебезне мэш-видеоларда кыскача сурәтләячәк.
"Балтач таңнары" гәзите редакциясе, "Минем шәһәрем, минем районым" номинациясендә, Башкортстан Республикасы Башлыгы грантына конкурста катнаша.
Тәүге видео инстаграмда урын алды. Язылыгыз, үкенмәссез, дуслар. Чит җирләрдә яшәгән якташларыбыз, без урнаштырган мэш-видеоларны карап, туган җиребез сулышын тоярсыз.