Барлык яңалыклар
Новости
3 февраль 2022, 09:45

Күзәй авылы халкы зиратны төзекләндерү өчен тырыша

Шәвъяды авыл биләмәсенең Күзәй авылында быел Урындагы башлангычларны яклау программасы тормышка ашырылачак.

Авыл халкы алдан сөйләшү барышында төзелеш материаллары сатып алып авыл зиратын өмә белән төзекләндерү мәсьәләсен күтәрде һәм ул барлык күзәйлеләр тарафыннан хуплау тапты.

Биш кешедән инициатив төркем сайланды. Алар авыл халкы арасында аңлату эше алып барды.

Шәвъяды мәктәбе укучылары проектны хуплап массакүләм мәдәни чара оештырдылар.

—Авылдагы мәңгелек йорт төзек, караулы булсын. Анда ата-бабаларыбыз җирләнгән. Без проектның тормышка ашырылуы яклы! — ди үсмерләр.

Күзәй авылы халкы тормышка ашырырга теләгән проектны авыл биләмәсенә караган Текән, Тибел, Шәвъяды авылларында яшәүчеләр дә бердәм хупладылар.

Күзәй авылы халкы алдында конкурс шартларын уңышлы үтү бурычы тора. Үсеп килүче буын вәкилләре тарафыннан да хуплау тапкан проект сынауларны уңышлы үтәр һәм алдагы айларда төзекләндерү эше җәелдерелер дип ышанасы килә.

Елена Хисаметдинова, авыл биләмәсенең эшләр башкаручысы

Күзәй авылы халкы зиратны төзекләндерү өчен тырыша
Күзәй авылы халкы зиратны төзекләндерү өчен тырыша
Күзәй авылы халкы зиратны төзекләндерү өчен тырыша
Күзәй авылы халкы зиратны төзекләндерү өчен тырыша
Автор:
Читайте нас: