Барлык яңалыклар
Новости
2 февраль 2022, 10:25

Балтачлылар игътибарына: Бүген изге Рәҗәб ае башлана

Дин әһелләре аны изге гамәлләр белән үткәрергә өнди.

Балтачлылар игътибарына: Бүген изге Рәҗәб ае башлана
Балтачлылар игътибарына: Бүген изге Рәҗәб ае башлана

 

Дин әһелләре аны изге гамәлләр белән үткәрергә өнди.

Әссәләмүгаләйкүм. Бүген яңа ай - изге Рәҗәб ае башлана. Бу изге гамәлләр кылырга, гөнаһлардан арынырга омтылган ай. Ул изге ураза тоту һәм яхшылыклар кылу ае — Рамазан ае алдыннан билгеләнә.

Рәҗәбнең ике Изге төне бар-Рәгаиб һәм Ми'радж.

Бу көннәрдә сезне намаз укырга, зәкят бирергә, изге гамәлләр кылырга һәм гөнаһлардан сакланырга чакырам.

Шулай ук бүген Сталинград сугышында немец фашистларының тар - мар ителүенә 79 ел, 20 гасырның бөек алышы — Хәрби дан көне билгеләп үтелә.

Догаларыбызны мәрхүмнәрнең рухына багышлыйк.

Филүс Камалтдинов, Ике Балтач аваылындагы “Үзәк мәчет” имам-хатибы

Балтачлылар игътибарына: Бүген изге Рәҗәб ае башлана
Балтачлылар игътибарына: Бүген изге Рәҗәб ае башлана
Автор:
Читайте нас: