Барлык яңалыклар
Новости
31 гыйнвар 2022, 09:22

Башкортстанда һава температурасының күтәрелүе көтелә

Башгидрометүзәк синоптиклары якын көннәргә һава торышы фаразын китерде. Бүген, 31 гыйнварда, урыны белән җепшек кар явачак.

Аерым районнарда бозлавык булачак, җепшек кар явачак, юлларда кар көртләре салыначак. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан. Һава температурасы төнлә -4,...-9°, урыны белән -12,...-17°, көндез -1,...-6°.

Иртәгә, 1 февральдә, урыны белән җепшек кар явачак. Республиканың аерым районнарында  юлларда бозлавык, кар көртләре  күзәтеләчәк. Җил көньяктан исәчәк, талгын. Һава температурасы төнлә -4,...-9°, аязыткан вакытта -12,...-17°, көндез термометр баганалары 0,...-5°күрсәтәчәк.

Башкортстанда һава температурасының күтәрелүе көтелә
Башкортстанда һава температурасының күтәрелүе көтелә
Автор:
Читайте нас: