

Балтач районы территориясендә бүген, 28 гыйнварда һәм ял көннәрендә машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү буенча профилактик чаралар үтә.
Профилактик чара барышында балаларны автомобиль салонында йөртүгә аерым игътибар бирелә.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре игътибарны машина йөртүчеләр арасында исереклек билгеләрен, башка бозуларга юл куелуын ачыклауга юнәлтә.
Үзегезне һәм башкаларны саклагыз!