Барлык яңалыклар
Новости
28 гыйнвар 2022, 09:48

“Балтач таңнары”ның “Безнең заман геройлары” фотоконкурсында катнашучы Илюса Садртдинова

Балтач үзәк район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм фельдшеры Илюса Садртдинова “Бернигә карамастан, бар кешегә дә ярдәм күрсәтергә!” дигән девизны алга алган.

Өч бала анасы Илюса Салимьяновна күрше Тәтешле районы авылында озак еллар фельдшер булып эшләгән. 2017 елдан гаиләсе белән Иске Балтач авылына күченеп килгәннән соң хезмәт юлын үзәк район хастаханәсенең кичектергесез медицина ярдәме хезмәтендә дәвам итә, бүген ул — ашыгыч ярдәм фельдшеры.

Катлаулы шартларда эшләргә туры килсә дә, ак халатлы беркайчан да зарланмый, вакыт белән исәпләшми, ярдәмгә ашыга. Корнавирус белән зарарланган авырулар белән эшләүдә башка хезмәттәшләре белән бергә, Илюса Садртдинова да алгы сызыкта эшләде һәм эшли.

Күп санлы халык рәхмәтен дәлилләп, Илюса Салимьяновнаның шәхси архивында Тәтешле һәм Балтач районы Хакимиятләренең Мактау грамоталары саклана.

Ак халатлы халыкка аңлату эшләре дә алып бара. Йогышлы вируска каршы прививка ясатуның әһәмияте һәм кирәклеге турында урынлы мәгълүматны җиткерә.

“Балтач таңнары”ның “Безнең заман геройлары” фотоконкурсында катнашучы Илюса Садртдинова
“Балтач таңнары”ның “Безнең заман геройлары” фотоконкурсында катнашучы Илюса Садртдинова
Автор:
Читайте нас: