Новости
27 Января 2022, 10:05

Карманда балык «савалар»

Карман балыкчылык хуҗалыгында мәрсин балыкларын “савалар”. Биредә кыйммәтле деликатес -- кара уылдык җитештерелә

Карманда балык «савалар»Карманда балык «савалар»
Карманда балык «савалар»

Карман. 27 гыйнвар - "Балтач таңнары". Карман балыкчылык хуҗалыгында  мәрсин балыкларын “савалар”. Биредә  кыйммәтле деликатес-- кара уылдык җитештерелә  

 

Ел саен гыйнвар аенда «Карман балыкчылык хуҗалыгы»  җәмгыятенең мәрсин балыкларын үрчетү цехында   балыкларны «саву» башлана. Бу чорда балыкчылар көн саен якынча 100 балыктан уылдык алалар.

Уылдык алу процессы шактый кызыклы – башта йомыркалык эчтән киселә балыкның эчке органнарына зыян китермәс өчен,  салмак хәрәкәтләр белән,   уылдыкны кысып чыгаралар  Дөрес, бу эш физик көч тә таләп итә: балык та, шактый зур балык та (Лена мәрсине  бигрәк тә), тере,   кулдан сикереп качарга тырыша, шуңа күрә процесста өч кеше катнаша-икесе балыкны тотып тора, берсе  уылдыкны кысып чыгара.

Шул ук вакытта балык авырту тоймый, диләр белгечләр. Процесс тәмамланганнан соң (ә бу  бер-ике минут дәвам  итә) аны янә суга җибәрәләр, аннары ул  даими яшәү урынына  күчерелә. «Карман балыкчылык хуҗалыгы " җәмгыяте   бер яшь балык  үзенең  авырлыгының  10 проценты күләмендә уылдык бирә. Уртача алганда, 150-200 грамм килеп чыга бу. Чөгә уылдыгын җитештерү өчен  балык 10 яшькә кадәр асрала. Картайган балыкның  уылдык сыйфаты  начарлана. Андый балыкны  товар итеп җибәрәләр.

Алынган уылдыкны белгечләр савытларга (чиләкләргә) җыялар, аларда якынча ике килограмм урнаштырыла. Уылдык белән тулы бер чиләкнең бәясе, уртача алганда, 60 мең сум. Чиләкне тутыру өчен якынча 10 балыктан уылдык алырга  кирәк. Ә менә Лена  мәрсине  уылдыгының бәясе кыйммәтрәк – эш шунда ки, бу балык ике-өч елга бер генә тапкыр уылдык бирә, ягъни аны алу өчен чыгымнар да күбрәк сарыф ителә.

Аннары уылдык башка цехка керә, анда аны суыталар, эшкәртәләр,  төргәклиләр  һәм пастеризациялиләр. Уылдыкка тоз гына өстиләр, предприятие башка консервантлар кулланмый. Шуңа күрә уылдык табигый, экологик яктан чиста килеп чыга. Зәвыклы, югары сыйфат стандартларына туры килә. Предприятие бер ел эчендә 1500 килограммга кадәр уылдык җитештерә. Кара уылдык- күпләп җитештерелми торган товар. Шуңа күрә аны сату проблемасы тумый, уылдык, нигездә, Мәскәүгә җибәрелә.    Аны «Метро» кибетләре челтәрендә сатып алырга була.

Уылдыкның билгеле бер өлешен предприятие балык үрчетүгә җибәрә. Барлыгы балыкчылык  хуҗалыгы ел дәвамында ярты миллион данәгә кадәр чөгә  маймычы үстерә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, предприятиедә  алынган үрчем  “Карман балыкчылык хуҗалыгы”н гына балык белән  яңарту сыйфатында кулланылмый,   маймычлар төбәкнең башка сулыкларына да җибәрелә.

КЗ

Автор:
Читайте нас