Барлык яңалыклар
Новости
25 гыйнвар 2022, 17:35

Башкортстанда алты районда коронавируска бәйле хәл начарланган

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республикада коронавирусны булдырмау буенча оператив штаб утырышын уздырды.

Төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, коронавирус таралуга бәйле хәвеф зонасында алты муниципалитет бар: Аскын, Салават, Илеш, Караидел, Стәрлебаш районнары һәм Агыйдел шәһәре.

Республика җитәкчесе ул территорияләрдәге хәлне нормальләштерү буенча чаралар күрергә кушты, шул исәптән санитар-эпидемиологик чараларны көчәйтү исәбенә дә.

Төбәктә 2 250 инфекцион койка җәелдерелгән. Шул ук вакытта, кирәк булганда, COVID-19 белән зарарланган пациентларны дәвалау өчен сигез мең койка, дәвалау һәм реабилитацияләү өчен тагын дүрт мең урын резервта тора.

Төбәк Хөкүмәте Вице-премьеры «омикрон» штаммы белән чирләгән гражданнар авыруны симптомсыз һәм җиңел формада кичерә, дип белдерде.

Башкортстанда алты районда коронавируска бәйле хәл начарланган
Башкортстанда алты районда коронавируска бәйле хәл начарланган
Автор:
Читайте нас: