Барлык яңалыклар
Новости
24 гыйнвар 2022, 09:50

Башкортстанда минималь хезмәт хакы күпме, беләсезме?

Башкортстан Хөкүмәте минималь хезмәт хакы турында килешү төзеде.

Башкортстанда минималь хезмәт хакы күпме, беләсезме?
Башкортстанда минималь хезмәт хакы күпме, беләсезме?

 

Башкортстан Хөкүмәте минималь хезмәт хакы турында килешү төзеде.

 

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте, «БР профсоюзлары федерациясе» республика берлеге һәм БР эш бирүчеләр берлеге Башкортстан территориясендә хезмәткәрлернең минималь хезмәт хакы турындагы килешүгә кул куйды.

"Башкортстан Республикасы территориясендә эшләүче хезмәткәрләрнең минималь хезмәт хакы 2022 елның 1 гыйнварыннан аена 14 200 сум күләмендә билгеленә", - диелә килешүдә.

Әлеге килешү барлык дәрәҗәләрдәге бюджет өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләргә, бюджеттан тыш дәүләт фондлары хезмәткәрләренә, шулай ук коммерцияле булмаган оешмаларга карата гамәлдә түгел.

Килешү нигезендә минималь түләү күләменә район коэффициенты, төнлә, ял һәм бәйрәм көннәрендә хезмәт өчен өстәмә түләүләр кертелми. Шулай ук күрсәтелгән суммада һөнәрләрне берләштергән өчен түләү исәпкә алынмый.

Килешү яңа шундый ук документ имзаланганчы төзелгән.

Исегезгә төшерәбез, закон нигезендә, Россиядә 2022 елда минималь хезмәт хакы күләме 13 890 сум тәшкил итә.

Декабрь аенда Башкортстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында 2022 елда республика территориясендә минималь хезмәт хакы район коэффициентын исәпкә алып (Башкортстан өчен 1,15 сум тәшкил итә) 15 973,5 сум тәшкил итәчәк, дип белдерделәр.

Әйтергә кирәк, 2022 елда Башкортстан өчен яшәү минимумы 11 099 сум күләмендә билгеләнгән.

Башкортстанда минималь хезмәт хакы күпме, беләсезме?
Башкортстанда минималь хезмәт хакы күпме, беләсезме?
Автор:
Читайте нас: