Барлык яңалыклар
Новости
22 гыйнвар 2022, 06:45

Югары Кансөяр авыл китапханәсендә авыл апалары “кич утырып” чигү чигәләр

Югары Кансөяр авыл китапханәсендә авыл халкының кичләре файдалы үтә.

Бүгенге көндә китапханә — ул мәгълүмат үзәкләре һәм китап саклагычлар гына түгел, ә аралашу үзәкләре, сәламәт, файдалы ял оештыру үзәкләре дә. Китапханәдә китаплар һәм журналлар алырга, кирәкле мәгълүматны җыярга гына түгел, ә күп кенә файдалы әйберләргә өйрәнергә, аралашырга, буш вакытларын уздырырга да була.

Китапханәдә "Кулларга — эш, йөрәккә шатлык" дип исемләнгән кич утырулар узды. Шулай ук «Барысы да алмазда» дип исемләнгән картиналар күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә зур һәм кечкенә эшләр тәкъдим ителде, тулы һәм өлешчә выкладка, түгәрәк һәм квадрат оялар белән авыл ханымнары бизәкләрне бик пөхтә “җыйды”.

Югары Кансөяр авыл китапханәсендә авыл апалары “кич утырып” чигү чигәләр
Югары Кансөяр авыл китапханәсендә авыл апалары “кич утырып” чигү чигәләр
Югары Кансөяр авыл китапханәсендә авыл апалары “кич утырып” чигү чигәләр
Югары Кансөяр авыл китапханәсендә авыл апалары “кич утырып” чигү чигәләр
Югары Кансөяр авыл китапханәсендә авыл апалары “кич утырып” чигү чигәләр
Автор:
Читайте нас: