Барлык яңалыклар
Новости
20 гыйнвар 2022, 12:21

Асавка авылы халкы изге су алырга җыелды

Православие динен тотучыларның Хач ману бәйрәме төтендә Асавка авылында яшәүчеләр дәвалау көченә  ия су алып калырга ашыктылар.

Бу көнне халык бәкегә чумып коену белән генә чикләнми, чишмә буена барып, дәвалау көченә ия су да туплап калырга тырыша. Бу көнне алынган су бик күп көчкә ия, моны диндар кешеләр раслый. Сәламәтлекне ныгытырга, чистартырга, яңарырга, яман энергияне куарга булыша. Бу суны авыру кешеләргә һәм балаларга эчерергә мөмкин, шулай ук аның белән юынырга кирәк. Бу максатларда чишмә суы алу бик урынлы. Ул иң көчле көчкә, ел буе үзенең сыйфатын югалтмый саклый ала дип санала.

—Изге су — ул үзенчәлекле бүләк, ул безгә иңдерелгән, без аны акыл белән кулланыйк, һәм файдасын күрик. Изге суның файдасы һәм көче турында онытмагыз, — ди асавкалылар.

Асавка авылы халкы изге су алырга җыелды
Асавка авылы халкы изге су алырга җыелды
Асавка авылы халкы изге су алырга җыелды
Асавка авылы халкы изге су алырга җыелды
Асавка авылы халкы изге су алырга җыелды
Автор:
Читайте нас: