Бүген, 19 гыйнварда Салават шәһәрендә Салават Юлаев бульварында пассажир автобусы янган.
Республика гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, 36нчы рейс башкарган «Газель»гә юлда барганда ук кабынган.
“Янгын урынына килгән янгын сүндерү-коткару бүлекчәләре янгынны сүндергән. Янгын сүндерүгә дүрт берәмлек техника һәм тугыз кеше җәлеп ителде",-дип хәбәр иткәннәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Кешеләр автобустан үзаллы рәвештә чыга алган. Медиклар ярдәме берәүгә дә кирәк булмаган.