Барлык яңалыклар
Новости
18 гыйнвар 2022, 09:30

Штәнде сөтчелек фермасы сөтне былтыргыдан ике тапкыр күбрәк җитештерә

Балтач районында бүген иң күп сөт җитештергән Штәнде сөтчелек фермасының уңган коллективын Гөлчәчәк Сәлихова җитәкли

Штәнде сөтчелек фермасы сөтне былтыргыдан  ике тапкыр күбрәк җитештерә
Штәнде сөтчелек фермасы сөтне былтыргыдан ике тапкыр күбрәк җитештерә

Штәнде. 18 гыйнвар - "Балтач таңнары". Балтач районында бүген иң күп сөт җитештергән Штәнде сөтчелек фермасының уңган коллективын Гөлчәчәк Сәлихова җитәкли.

 

Моннан берничә ел элек махсус програма буенча файдалануга тапшырылган Штәнде сөтчелек фермасы   бүген уңышлы эшли. “АгроПРОФИ” җәмгяте карамагындагы ферма әлеге вакытта районда иң күп сөт җитешерүче предприятие.  Эшкәртүгә ике тоннадан артык сөт җибәрәләр. Һәр сыер исәбенә көнлек савым унике литрдан артык.

-- Иң мөһиме—фермада терлек азыгына кытлык кичермибез. Азык запасыбыз ике елга җитәрлек Кыр хезмәтчәннәре азыкны  җитәрлек күләмдә азык хәзерләде. Бу яклап башкарма директор Фидаис Хәмәдуллинның эше мактауга лаек. Ул үзе үсемлекчелек тармагы белгече. Эшне белеп оештыра,--ди  предприятие генераль директоры Айрат Акберов, фермадагы эшләр барышы белән канәгать булуын белдереп.

Барлык төр азыкны механизатор Зөлфәт Вахиев, Фәнил Нигмәтуллин “Хозяин” агрегаты ярдәмендә катнаштырып маллар алдына сала. Һәр баш ал исәбенә азык берәмлеге унике килограммга кадәр җитә.  Ә болай сыерлар тәүлегенә, физик авырлыкта, утыз биш-кыык килограмм азык үзләштерә.  Рационда сатып алынган катнаш азыклар, төп кебек  кушылмалар да бар.  Гомумән, малларны тукландыру фән кушканча алып барыла һәм терлекчеләр бу мәсьәләгә җаваплы карый.  Терлекче Алик Мортазин, Элвир Хабиров, Илдус Гайнияров,  Мәгънәви Гыйлемшиннар төнлә дә чиратлашып дежур торып  малларны тәрбиялиләр.  Мәгънәви Гыйлемшин тегермәнче вазифасын да башкара.

Ферма мөдире Гөлчәчәк Сәлихова, ветврач Әнфис Шагләхмәтов, свву корылмалары операторы Фларит Фазылов, слесарь Гафиф Фәхуллиннар кулга –кул тотынып эшлиләр. Маллар сәламәт, саву корылмалары чиста һәм сөт һәрвакыт югары сыйфат белән эшкәртүгә җибәрелә, ферма корылмалары һәрвакыт төзек.

Әлбәттә, җитәкчедән күп тора, Ферма мөдире Гөлчәчәк Сәлихова биредә ярты ел чамасы гына эшли әле.  Ә тармакны шулкадәр яхшы үзләштергән. Шәһәрдән күченеп кайткан ханым терлекчелекнең бар нечкәлекләрен белә. Сер түгел, гомер буе эшләгән кайбер белгечләр дә тарак темасында сай йөзә. Ә Гөлчәчәк ханым андыйлар янында галим. Кайбер белгечләргә нинди дә булса сорау бирсәң:”Әллә инде, аны кем белсен... Әллә инде, аны кем чутлап караган,”—кебек җавап ишетәсең.  Ә Штәнде сөтчелек фермасында исәп эше  зур комплекслардагы кебек. Мәгълүматлар элекке ферма мөдирләренеке кебек куен дәфтәрендә түгел, бары да компьтерда.

--Һәр атнаның пәнҗешәмбе көнендә контроль савым үткәрәбез.Менә соңгы контроль савым нәтиҗәләре. Менә бозаулар турында мәгълүматлар. Кайчан туган, ай эчендә никадәр үскән—бары да теркәлеп бара,--ди ферма мөдире, тәртип һәм нәтиҗә исәп эше дөрес оештырылудан башланганлыгын билеләп.  Маллар әйләнешенә килгәндә, яңа туган бозаулар биредә ике ай чамасы асрала. Аларны Нюра Васитова һәм Тамара Зиятова тәрбияли. Әле алар карамагында 120гә якын бозау. Бераздан бозауларны Магашлы Алмантай фермасына җибәрәләр. Анда аларны үстерү белән шөгыльләнәләр. Таналар үстерелгәннән соң кабат Штәнде сөтчелек фермасына кайтарыла.  Әлеге вакытта утыз баш тана үстереп җиткерү төркеменә тупланган.  Авырлыклары 380 килограммга җиткәч, март аенда  аларны орлыкландырырга планлаштыралар.

Сөт мул булгач, савучы Инзилә Гаиаскарова, Рита Насибуллина, Ирина Имаметдинова, Федосия Хановаларның кәефе яхшы. Аларга барлык шартлар булдырылган.  Күрше авылдан йөреп эшләүче савучыларны махсус автотранспорт хезмәтләндерә.  Водитель Вәдис Хатипов үзләрен эшкә соңлатмый китереп җиткерә.

Ә фермада тәүлек әйләнәсенә эш тукталып тормый диярлек. Әнә механизтор Әниф Вәлиев ферманың сыек калдыкларын  махсус цистернага төяп басуга алып китте. Ә Әхсән Кашапов көрәкле тракторы белән бураннан соң ферма территориясен кардан чистартып йөри...

Һәркем үз урынында һәм эш урынының кадерен беләләр биредә.

 

Автор:
Читайте нас: