Барлык яңалыклар
Новости
18 гыйнвар 2022, 13:38

Башкортстанда иң яшь ЮХИДИ начальнигы Благовещен районында

Благовещен районында утыз яшьлек өлкән лейтенант ЮХИДИ начальнигы итеп билгеләнгән

Бпшкортстанда иң яшь ЮХИДИ начальнигы Благовещен районында
Бпшкортстанда иң яшь ЮХИДИ начальнигы Благовещен районында

Благовещен. 18 гыйнвар - "Балтач таңнары". Благовещен районында утыз яшьлек өлкән лейтенант  ЮХИДИ начальнигы итеп билгеләнгән.

 

Башкортстан Республикасы  Эчке эшлер министры боерыгы белен Благовещен районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы вазифасына полициянең өлкән лейтенанты Илнур Бикбулатов билгеленгән.

Илнур Илфир улы 1991 елның 24 мартында туган. 2013 елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институтын юриспруденция факультетын  тәмамлаган. Дәүләт автоинспекциясендә хезмәт итүен 2013 елның сентябрендә башлаган 2014 елның июленнән декабренә кадәр һәм 2018 елда Төньяк Кавказ төбәгендә хезмәт командировкасында булган. 2013 елдан 2020 елга кадәр юл-патруль хезмәте инспекторы вазыйфасында эшләгән. Әлеге вазиыпга  билгеләнгәнче Уфа шәһәре  ЮХИДИ идарәсенең юл-патруль хезмәте шәһәр полкының взвод командиры урынбасары вазифасын башкарган.

Автор:
Читайте нас: