Барлык яңалыклар
Новости
18 гыйнвар 2022, 21:10

Балтач кызлары шәһәрдән авылга эшкә кайта

Балтач районыннан Гөлчәчәк Сәлихова ни өчен матурлык салонын фермага алыштырган?

Балтач кызлары шәһәрдән авылга эшкә кайта
Балтач кызлары шәһәрдән авылга эшкә кайта

Штәнде. 18 гыйнвар - "Балтач таңнары". Балтач районыннан Гөлчәчәк Сәлихова ни өчен матурлык салонын фермага алыштырган?

Шәһәр  тормышыннан бизеп авылга кайтучылар бардыр, мәгәр сирәктер. Хатын-кызлар, бигрәк тә. Юк, “Кызлар килде авылга” комедиясендәге кебек очрак түгел бу.

Егерме елга якын Уфада яшәп, уңышлы карьера ясарга өлгергән ханым тормышында шундый борылыш була.

Гөлчәчәк Сәлихова Түбән Сикияз авылы кызы. Белгечлеге  буенча бухгалтер-аудит. Уфа шәһәрендәге статистика, инфорация һәм исәпләү техникасы коллиятен тәмамлаган.

--Белгечлегем буенча бер көн дә эшләргә туры килмәде. Унсигез ел матурлык бизнесында кайнадым. Маникюр ясау белән шөгыльләндем. Үз салоннарым бар иде. Челтәр маркетингында да уңышлы эшләдем. Тик соңгы вакытта сәламәтлегем какшавын сиздем. Маникюр салонындагы химик исләрдән  организмымда аллергия башланды. Шулай итеп яратып, унсигез ел буена башкарган эшем белән саубуллашырга  туры килде.  Эшсез озак тормадым, авылга эшкә чакырып алдылар,--ди Гөлчәчәк ханым, матурлык салонын фермага алыштырган көннәрен хәтерләп.

Бүген ул “АгроПрофи” җәмгыятенең Штәнде сөтчелек фермасын җитәкли. Ике йөзгә якын сыер, йөз егермедән артык бозау һәм тармакта хезмәт куйган дистәдән артык кеше белән идарә итә.  “АгроПрофи”ны  азмы-күпме гаилә подрядыда эшләүче сөт бизнесы дип әйтерлек.

--Предприятие җитәкчесе, энем Илдар Акберов эш тәкъдим иткәч, баштарак булдыра алырмынмы икән, дип икеләнеп тә куйган идем.  Нишләп булдыра алмаска тиеш әле мин, авыл кызымын ләбаса. Бәләкәйдән үк әти-әниләргә мал карарга ярдәмләшеп үстек тә инде. Терлекчелек минем өчен ят тармак түгел, дип уйладым да  эшкә алынырга базнат иттем. Хезмәттәшләрем үземне җылы кабул иттеләр. Менә ярты елга кын аңлашып эшлибез,--ди Гөлчәчәк Сәлихова,  авыл тормышыннан бервакытта да читләшмәвен билгеләп.

Ферманы ул абул китеп алганда, биредә  җиде центнерга якын сөт җитештерелә иде. Хәзер Штәнде сөтчелек фермасында  көнлек тулай савым ике тоннадан артып китә. Биредә исәп эше җайга салынган. Мөдир таләпчән. Биредә һәркем  уртак нәтиҗә өчен тырышлык сала. Малларны тукландыру фән таләп иткәнчә оештырылган.  Нәтиҗәләр көнлек уртача савым күрсәткеченнән үк биредә эш ничек оештырылуын аяык күрсәтә.  Штәнде фермасында һәр сыердан уртача унөч килограммга якын сөт алалар.

“Шәһәрдән авылга  күченеп кайтуыгызга дус-ишләрегез ничек карады?”—дигән сорауны Гөлчәчәк ханыма бирми булдыра алмадым.

--Сәерсенеп караучылар да булды. Гомумән, мин авыл халкының район үзәгенә, башка якларга күченеп китүен хупламыйм. Яшим дисәң, авылда җан рәхәте. Тик эшләргә генә кирәк. Матурлык бизнесында үземне сынадым. Эшнең хурлыгы юк. Ә ни өчен мин үземне сөт бизнесында да сынап карамаска тиеш. Бәлки, лаеклы яла чыкканчы шушы эшедә калырмын. Авылда төпләнергә исәбем,--дип җаваплады ул алга планнары белән таныштырып.

Районда Гөлчәчәк ханым кебекләр, бәлки, тагын да бардыр. Аграр сәнәгать комплексының, авылларның киләчәге булдыклылар кулында икәнлеген ачык күрсәтә бу мисал. Афәрин, Гөлчәчәк ханым!

Автор:Дамир Хайртдинов
Читайте нас: