Барлык яңалыклар
Новости
17 гыйнвар 2022, 11:47

“Мичуринский” җәмгыяте үсемлекчелек тармагына атлый

“Мичуринский” җәмгыяте үсемлекчелек тармагын үзләштерүгә 240 миллион сумнан артык юнәлтәчәк

“Мичуринский”  җәмгыяте үсемлекчелек тармагына атлый
“Мичуринский” җәмгыяте үсемлекчелек тармагына атлый

 Уфа. 17 гыйнвар.- "Балтач таңнары".  “Мичуринский” җәмгыяте   үсемлекчелек тармагын үзләштерүгә   240 миллион сумнан артык  юнәлтәчәк.

 

  “Мичуринский” җәмгыяте  игенчелекне  үзләштерү   бизнес-проект белән Башкортостан Республикасы Башлыгы Радий Хабиров җитәкчелегендә узган  Инвестиция сәгатенә мөрәҗәгать иткән. Проект авторы - «Мичуринский»  җәмгыяте  терлекчелек өлкәсендә  әйдәүче  инвестор.  2011 елдан  ул дуңгызчылык белән шөгыльләнә. Ә 2021 елда инвестор үсемлекчелек юнәлеше буенча да курс алды. 2021 ел көз    3000  гектар җирләрне  мәйданда туңга сөрде. Ул җирләрдә ул фураң өчен ашлык үстерәчәк.  2024 елга кадәр инвестор яңадан  50 эш урыны булдырырга исәпли.  Инвестор  яңа юнәлешне үстерүгә 240 ммиллион сумнан артык акча  юнәлтәчәк.

Радий  Хабиров проектны хуплаган  һәм хокукый   ярдәм күрсәтергә кушкан. Ярдәм чаралары сыйфатында инвесторга җиһазлар сатып алуга киткән чыгымнарның бер өлешен компенсацияләячәкләр.

 

 

 

Авторлар:Дамир Хайртдинов
Читайте нас: