Барлык яңалыклар
Новости
17 гыйнвар 2022, 15:46

Башкортстанда «агулы» бал сатканнар

Башкаланың «Медовз» предприятиесен «Левомицетин»лы бал саткан өчен җавапка тартканнар

Башкортстанда  «агулы»  бал сатканнар
Башкортстанда «агулы» бал сатканнар

Уфа. 17 гыйнвар - "Балтач таңнары". Башкаланың «Медовз» предприятиесен «Левомицетин»лы бал саткан өчен җавапка тартканнар.

  Россельхознадзорның БР бүлегенә   ветеринария өлкәсендә мониторинг белән шөгыльленүче «ВетИС»    «СИРАНО » Федераль мәгълүмат системасына  «Левомицетин» («Хлорамфеникол») антибиотиклы азык продукциясе турында информация килгән.  Сүз бал турында бара икән. Ә «Левомицетин» ветеринария препараты.    Үрнәкләрне  тикшреү  лабораториясенә җибәргәннәр. Тикшерү нәтиҗәләре  продуктта, чыннан да, антибиотик булуын күрсәткән. Бер килограммда 0,00057 миллиграмм  «Левомицетин» тәшкил иткән. Бу балны (Уфаның «Медовз» предприятиесе) саткан оешма җитәкчесен административ җаваплылыкка тартканнар. Аңа зур күләмдә  штраф  түләргә туры киләчәк.

Автор:
Читайте нас: