Барлык яңалыклар
Новости
14 гыйнвар 2022, 08:27

Башкортстанда янгында 11 айлык сабый һәлак булган...

Ана кеше бу вакытта өйдә булмаган... Күршеләрендә табын артында утырган...

Башкортстанда янгында 11 айлык сабый һәлак булган...
Башкортстанда янгында 11 айлык сабый һәлак булган...

 

Ана кеше бу вакытта өйдә булмаган... Күршеләрендә табын артында утырган...

Коточкыч фаҗига Туймазы районының Булат авылында теркәлгән.

Янгынны сүндерүдә 3 берәмлек техника һәм 10 янгын сүндерүче катнашкан. Тик, ни аяныч, янгынны сүндерү барышында унбер айлык сабыйның гәүдәсе табылган.

Йортта «Күпбалалы гаилә» программасы буенча янгын баш калкытуны хәбәр итү җайланмасы урнаштырылган булган, тик аның сигналын ишетүче булмаган, күрәсең.

"Башинформ" агентлыгы хәбәр итүенчә, янгын чыкканда һәлак булган баланың әнисе  3 һәм 6 яшьлек ике баласы белән күрше йортта булган. Анда табын корып утырганнар.

Әлеге гаилә уңышсыз гаиләләр исәбендә тора. Ана кеше спиртлы эчемлекләр кулланырга ярата. Әтиләре фаҗига теркәлгән көнне Себердә эштә булган.  

Гаиләнең газларын өзеп киткәннәр һәм күп вакыт йорт электр җылыткычы ярдәмендә җылытылган. Алдан китерелгән фараз буенча, янгын шуның аркасында чыккан булырга мөмкин...

 

Фото: Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстандагы баш идарәлеге сайтыннан

Башкортстанда янгында 11 айлык сабый һәлак булган...
Башкортстанда янгында 11 айлык сабый һәлак булган...
Автор:
Читайте нас: