Республикада үлем очракларының гомуми саны 4 546га җиткән...
Узган тәүлектә Башкортстанда коронавирустан 12 кеше вафат булган. Республикада инфекциядән үлем очракларының гомуми саны 4 546га җиткән. Бу хакта республика Саулык саклау министрлыгы хәбәр иткән.
Соңгы бер көндә Башкортстанда 198 коронавирус авыруы ачыкланган, пандемия башланганнан бирле — 124 648. Узган тәүлек эчендә 243 пациент савыккан, пандемия башланганнан алып савыгып чыкканнар саны — 115 538 кеше. Стационарларда 51 кеше авыр хәлдә.
Вакцинаның беренче компонентын 2 232 675 республика кешесе яисә вакциналанырга тиешле кешеләрнең 89,8% ы ясаткан, 2 109 594 кеше тулысынча прививка ясаткан, ягъни вакциналанырга тиешлеләрнең 84,9% ы вакциналанган.