Барлык яңалыклар
Новости
6 гыйнвар 2022, 13:04

Сәйтәк авылында “Кар бабай фестивале”нә җыелдылар

Сәйтәк авылының үзәк мәйданында үзенчәлекле чара  — «Кар бабай фестивале» дип исемләнгән ял кичәсе үткәрелде.

Кыш-гаҗәеп һәм матур ел фасылы. Кыш җитүне балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр түземсезлек белән көтә. Ачык һавада күңел ачу кыш көне балаларга зур шатлык китерә һәм аларның сәламәтлегенә бәяләп бетергесез файдага ия. Ә һәр гаилә бәйрәме гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытуга ярдәм итә.

 Сәйтәк авылының үзәк мәйданында Балтач районы Гаилә хезмәте һәм Сәйтәк авыл мәдәният йорты белән берлектә «Кар бабай фестивале» дип исемләнгән ял кичәсе үткәрелде. Балалар һәм ата-аналар өчен «Боздан кичү», «Чаңгы ярышлары», «Болан җигәбез», «Тюбингларда узыш», «Кар бабай эшлә» кебек хәрәкәтчән уеннар оештырылды.

Барлык катнашучылар да актив күңел ачтылар, саф һавада энергия заряды алдылар. Чара ахырында барлык катнашучылар да татлы призлар һәм бүләкләр алдылар.

Сәйтәк авылында “Кар бабай фестивале”нә җыелдылар
Сәйтәк авылында “Кар бабай фестивале”нә җыелдылар
Сәйтәк авылында “Кар бабай фестивале”нә җыелдылар
Сәйтәк авылында “Кар бабай фестивале”нә җыелдылар
Сәйтәк авылында “Кар бабай фестивале”нә җыелдылар
Сәйтәк авылында “Кар бабай фестивале”нә җыелдылар
Сәйтәк авылында “Кар бабай фестивале”нә җыелдылар
Автор:
Читайте нас: