Барлык яңалыклар
Новости
6 гыйнвар 2022, 13:22

Кубияз авылы халкы яңа ФАПлы булды

Аскын районының Кубияз авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылуы урындагы халык өчен көтеп алынган вакыйга булды.

Кубияз авылы халкы яңа ФАПлы булды
Кубияз авылы халкы яңа ФАПлы булды

 

Аскын районының Кубияз авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылуы урындагы халык өчен көтеп алынган вакыйга булды.

Әлегә кадәр эшләп килгән ФАП бинасы 1970 елда төзелеп, күптән инде заман таләпләренә җавап бирмәгән. Әлеге көндә Кубияз авылында 1400-дән артык кеше яши. Аларның сәламәтлеге сагында фельдшер Зөһрә Кәнәфи кызы Минаева уяу тора.

Яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелеше 2021 елның сентябрендә Башкортстан саулык саклау өлкәсенең беренчел звеносын камилләштерү буенча төбәк программасына ярашлы башланган.

Мәгъдәнур Фаяз улы Гизамов җитәкчелегендәге "Төзүче" җаваплылыгы чиаләнгән җәмгыяте эшчәннәре  мәйданы 69 квадрат метрга тигез матур бинаны кыска гына вакыт эчендә төзеп тапшыруга ирешкән.

ФАП-та прививкалар һәм процедуралар, кабул итү, тикшерү, дару препаратларын саклау, хезмәткәрләр өчен билгеләнгән бүлмәләр бар. Хәзер  медицина хезмәтләре эзләп район үзәгенә йөрергә кирәкмәячәк, чөнки интернет аша, шулай ук телемедицина алымы ярдәмендә табиплар белән консультацияләр оештыру мөмкин булачак.

Авылларда бөтен уңайлыклары булган яңа ФАП-ларның ачылуы ил Президенты В.В. Путинның май указлары тарафыннан расланган "Сәламәтлек саклау" милли проекты (национальный проект "Здравоохранение") куйган мөһим бурычларны тормышка ашыруга да булышлык итә, дип яза чыганак.

Фотолар: Аскын районы хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлеге

Кубияз авылы халкы яңа ФАПлы булды
Кубияз авылы халкы яңа ФАПлы булды
Кубияз авылы халкы яңа ФАПлы булды
Кубияз авылы халкы яңа ФАПлы булды
Автор:
Читайте нас: