

Тучыбай авылында яшәүчеләр, өлкәннәр дә, балалар да, Яңа ел каникуллары көнендә саф һавада төрле уеннарда катнашуны хуп күрә.
Кар, салкын кыш — балаларның да, өлкәннәрнең дә иң яраткан мизгелләренең берсе. Яңа ел, озын каникуллар күңелле һәм саф һавада ял итү мөмкинлеге бирә. Тучыбай авылының ял паркында спорт-күңел ачу бәйрәме үткәрелде.
-Кышкы сакыннар сезне куркытмасын, ул сәламәтлекне ныгытачак! — ди Тучыбай авыл мәдәният йортының мәдәни чараларны оештыручысы Эльмира Гафурова.