Барлык яңалыклар
Новости
2 гыйнвар 2022, 20:12

Татарстанда... Яңа ел кичендә... петарда шартлап балконны җимергән!..

31 декабрьдә, кичке унда, 101 нче янгын сагы номерына Яр Чаллы шәһәрендәге Туфан урамында урнашкан торак йортларның берсендә янгын чыгуы турында хәбәр килә.

Берничә минуттан соң янгын сүндерүчеләр килеп җитә, алар бишенче катта балконда көчле петарда шартлавын ачыклый. Шартлау шул тикле көчле була, балкон ишегенең пыяласы ватыла (чыгып оча).

Социаль челтәрләрдә фатир хуҗабикәсе хәбәр иткәнчә, петарда урамнан балконга очкан, аннан соң креслолар янган һәм линолеум эрегән.

"Салюттан соң өстәл артына утырырга җыелдык. Әмма...  Якынча 22.00 сәгатьтә балкон тәрәзәсенә петарда очты һәм шартлау булды. 6 м балкон тулысынча төзекләндерелгән, буялган иде, креслолар янды, линолеум эреде, балкон тәрәзәсе ватылды, бөтен җиргә пыяла ватыклары сибелде. Кемнәрдер яхшы кәефләнделәр, бәйрәм оештырдылар. Бөтен җирдә кешеләр булган, ул машинаны күргәннәр, бөтен җирдә камералар ", - дип язган хатын-кыз социаль челтәрләрдә.

Янгын сүндерүчеләр урынга килгәндә, балконда ут сүндерелгән була, әмма идәндә 0,6 квадрат метр мәйданлы зур булмаган янгын эзе калган.

Башлангыч версия буенча, янгынның сәбәбе-пиротехниканы дөрес кулланмау. Бу хәлнең төгәл сәбәпләрен ачыклау белән янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре шөгыльләнә, дип хәбәр итәләр «Татар-информ» МА ТР буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

@tatar_inform

Фото: ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе матбугат хезмәте

Татарстанда... Яңа ел кичендә... петарда шартлап балконны җимергән!..
Татарстанда... Яңа ел кичендә... петарда шартлап балконны җимергән!..
Автор:
Читайте нас: