Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров БСТ телеканалында эфир вакытында Яңа ел каникулларын ничек үткәрәчәге турында сөйләде.
«Мин республикада булам, моны барлык муниципалитет башлыкларына әйтәм. Бер-ике көн ял итәм дә аннары кемгәдер көтмәгәндә кунакка киләчәкмен, аларны шулай итеп сөендерәчәкмен", - диде Радий Фәрит улы.
Фото: Башинформ