Барлык яңалыклар
Новости
25 декабрь 2021, 20:09

“Балтач совхозы” предприятиесе директоры Фидаис Хәмәдуллинга — Мактаулы исем!

Фидаис Рәис улы Хәмәдуллинга олы бүләкне район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев бүген район чемпионнары парадында тапшырды.

Озак еллар дәвамында авыл хуҗалыгы тармагында салган фидакарь хезмәте өчен республика башлыгы Радий Хәбировның Указына ярашлы, “Балтач совхозы” муниципаль авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры Фидаис Хәмәдуллин “Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән Мактаулы исемгә лаек булды.

Шул уңайдан райондашыбызны кайнар котлыйбыз! Артабангы хезмәтендә тагын да зуррак дәрәҗәләргә ирешүен, сәламәтлек, гаилә бәхете телибез!

Рөстәм Вәлиев фотосы

“Балтач совхозы” предприятиесе директоры Фидаис Хәмәдуллинга — Мактаулы исем!
“Балтач совхозы” предприятиесе директоры Фидаис Хәмәдуллинга — Мактаулы исем!
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: