Барлык яңалыклар
Новости
21 декабрь 2021, 14:44

Балтачта 3нче сыйныф укучылары ГТО нормативларын тапшырды

Бүген "Яшьлек" физкультура-сәламәтләндерү комплексында Иске Балтач башлангыч мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары ГТО нормативларын тапшырды.

Катнашучыларга чиратлап ГТО комплексының түбәндәге нормативларын үтәргә кирәк иде: салмак йөгерү, гимнастика эскәмиясеннән алга авышу, урыннан озынлыкка сикерү, ятып күтәрелү, аркага ятып гәүдәне күтәрү. Ярышлар эмоциональшартларда  узды, балалар бер-берсен дәртләндерде , ә рекордка баручыларны алкышлар белән каршы алдылар.

Сәламәтлек һәм актив озын гомер елында укучылар сынауларны үтәделәр, һәрберсе үз физик әзерлеге буенча нәтиҗәләр күрсәтте.

Гөлфия Нәбиева, "Яшьлек" физкультура-сәламәтләндерү комплексы инструктор-методисты

Автор фотосы

Балтачта 3нче сыйныф укучылары ГТО нормативларын тапшырды
Балтачта 3нче сыйныф укучылары ГТО нормативларын тапшырды
Автор:
Читайте нас: