Барлык яңалыклар
Новости
16 декабрь 2021, 09:09

Россиялеләргә ел саен Яңа ел пенсиясен түләячәкләр?!

Дәүләт Думасында пенсионерларга ел саен бирелә торган яңа ел түләү турында закон проекты эшләнгән.

Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты ел саен россиялеләргә Яңа ел пенсиясен түләү инициативасын эшләгән. Бу хакта «Известия» яза.

Закон проектына аңлатма язуында агымдагы ел инфляциясе тугыз процентка кадәр җитәргә мөмкин, диелә. Шул ук вакытта һәр яңа ел алдыннан россиялеләр бүләкләр сатып алуга һәм бәйрәмне оештыруга күп акча сарыф итәргә тели.

Яңа ел алдыннан түләү кирәк, чөнки пенсионерларга яңа елны лаеклы итеп билгеләп үтү генә түгел, бүләкләр алуга, кредитлар буенча бурычка да акча сарыф итмәскә ярдәм итәчәк.

Инициатива авторлары россиялеләр ала торган пенсия күләмендә аларга әлеге пенсия түләвен бирү датасына түләүне билгеләргә тәкъдим иттеләр. Дәүләт Думасы комитеты аңлатып узганча, түләүләр чыганагы федераль бюджет булачак. Закон проекты авторлары фикеренчә, 2022 елда бу максатларга 786,2 миллиард сум акча кирәк булырга мөмкин.

Аида Хәйртдинова фотосы

Россиялеләргә ел саен Яңа ел пенсиясен түләячәкләр?!
Россиялеләргә ел саен Яңа ел пенсиясен түләячәкләр?!
Автор:
Читайте нас: