Барлык яңалыклар
Новости
16 декабрь 2021, 14:27

Башкортстанда коронавирусның яңа дулкыны килүгә әзерләнәләр

Башкортстанның сәламәтлек саклау министрлыгында коронавирусның яңа дулкыны башлану вакытын атадылар.

Яңа пандемия таралуга гыйнварда әзерләнергә кирәк.

Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин республикада коронавирусның яңа дулкыны башлану вакытын атады. Бу хакта ул бүген, 16 декабрьдә узган Дәүләт җыелышы утырышында хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, коронавирус инфекциясенең яңа дулкыны башлану куркынычы чыннан да бар. Белгечләр фаразлавынча, яңа пандемия таралуга гыйнварда әзерләнергә кирәк.

“Без бу гыйнвар ае булыр дип уйлыйбыз, чөнки бу вакытта РФ субъектлары арасында чит илләрдән, РФ субъектлары арасында миграцияләр артачак. Шулай ук сезонлы грипп һәм ОРВИ фонында да күтәрелеш булачак”, - диде Забелин.

Ул шулай ук коронавирусның чираттагы дулкыны белгечләрдә, региональ сәламәтлек саклау министрлыгы һәм республика Хөкүмәтендә зур борчу уята, дип өстәде.

Аида Хәйртдинова фотосы

Башкортстанда коронавирусның яңа дулкыны килүгә әзерләнәләр
Башкортстанда коронавирусның яңа дулкыны килүгә әзерләнәләр
Автор:
Читайте нас: