Барлык яңалыклар
Новости
12 декабрь 2021, 11:13

Түбән Иванай авылында быел да Яңа елга матур әзерлек бара

Көнтүгеш авыл биләмәсе авылларында яшәүче халык Яңа елга елның-елында берсеннән-берсе матур әзерлек белән килә.

Бу фотоларда сез Түбән Иванай авылында яшәүче Неля һәм Леонид Айдимировлар йортын күрәсез.

Бу йорт тирәсе бүген әкият илен хәтерләтә. Кардан Кыш бабай, Карсылу, ел символы — тигр сыны һәм башка әкият геройлары сыннары күптән бирегә килеп урнашкан.

Хуҗа кеше вахта ысулы белән себер тарафларына йөреп эшли. Хуҗабикә —авылда пешекче. Айдимировлар гаиләсендә өч бала (ике малай, бер кыз) тәрбияләнә. Алар барысы да авылдагы урта мәктәптә белем ала. Уку алдынгылары, спортта, сәнгатьтә дә сынатмыйлар.

—Айдимировлар кебек гаиләләр авылларыбызда күбрәк булсын иде. Үзләре уңган, балалары һәрвакыт караулы, тәрбияле. Авыл, районның җәмәгать тормышында активлар, — ди Көнтүгеш авыл биләмәсе эшләр башкаручысы Раушания Сафиуллина.

Түбән Иванай авылында быел да Яңа елга матур әзерлек бара
Түбән Иванай авылында быел да Яңа елга матур әзерлек бара
Түбән Иванай авылында быел да Яңа елга матур әзерлек бара
Түбән Иванай авылында быел да Яңа елга матур әзерлек бара
Түбән Иванай авылында быел да Яңа елга матур әзерлек бара
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: