Кызганычка каршы, табигать көйсезлеге зыянсыз үтмәгән.
Кичә республикабызның кайбер районнарында көчле җил котырган. Кызганычка каршы, табигать көйсезлеге бәла-казасыз үтмәгән, дип яза чыганак.
Мәсәлән, Баймак шәһәренең Сосновка урамында давыл гаражның кыегын тулысынча очырган, ә Акназар урамындагы йортныкын өлешчә куптарып ыргыткан, дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортостандагы идарәлеге матбугат хезмәте. Җилнең тизлеге секундына 15 метр булган. Бәхеткә, кешеләр арасында зыян күрүчеләр юк.
Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстандагы идарәлеге