Барлык яңалыклар
Новости
12 декабрь 2021, 18:18

Балтачта һаман коронавирус бирешергә ашыкмый. Бер кеше авыр хәлдә...

Соңгы тәүлек эчендә янә ике кешедә авыру ачыкланган.  

Балтачта һаман коронавирус бирешергә ашыкмый. Бер кеше авыр хәлдә...
Балтачта һаман коронавирус бирешергә ашыкмый. Бер кеше авыр хәлдә...

 

Соңгы тәүлек эчендә янә ике кешедә авыру ачыкланган.

 

Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, районда барлыгы 566 кешедә авыру ачыкланган.

Стационарларда 7 кеше дәвалана, шул исәптән 60+ яшьтәге 3 пациент.

Аларның берсе авыр хәлдә, ИВЛгап ялганган авырулар юк.

Амбулатор дәвалауда — 13 кеше , шул исәптән 60+ яшьтәге 5 пациент.

Атна эчендә 4 кеше савыгып өйләренә кайткан.

Барлыгы госпитальләрдән 504 кеше савыгып кайткан.

COVID-19дан районда үлүнең 34 очрагы теркәлгән.

Тәүлек эчендә хастаханәдән тыш пневмония белән авырган очраклар саны-3.

Пневмония белән пациентлар-2.

 

Covid-19дан вакцинация планы – 11 396 кеше.

Барлыгы 15 021 доза вакциналар кайтарылган.

1нче компонент белән вакциналанганнар – 10 305 кеше (вакциналанырга тиеш халыкның 90,4%).

Вакцинацияне тулысынча төгәлләделәр (1 һәм 2 компонент) - 8083 кеше (тиешле халыкның 70,9%).

60 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең гомуми саны -5363 кеше .

Вакцинацияләнгән 60+: 1 компонент-3149 кеше, 2 компонент-3086 кеше.

Сәламәт булыгы! Һәр төрле сырхаулар барыгызны да урап узсын!

Мәгълүматлар һәм фото Балтач үзәк район хастаханәсенең социаль челтәрләрдәге битеннән

Балтачта һаман коронавирус бирешергә ашыкмый. Бер кеше авыр хәлдә...
Балтачта һаман коронавирус бирешергә ашыкмый. Бер кеше авыр хәлдә...
Автор:
Читайте нас: