Мондый тәкъдим кертелгән. Артабан ни булыр?
Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Альберт Крганов шундый инициатива белән чыгыш ясаган.
"Әлеге төп конфессияләр - христианнар, мөселманнар, яһүдләрнең бәйрәм көннәре җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә туры килә. Яһүдләрнеке-шимбә, христианнарныкы якшәмбе-дәүләт ял көннәре, ә мөселманнарның җомга — Россиядә эш көне», - дигән Крганов.
Шул ук вакытта ул, гомумән алганда, җомга куннең ял булмавы зур проблемалар тудырмый, дип билгеләп үткән.
Аида Хәйртдинова фотосы