Барлык яңалыклар
Новости
10 декабрь 2021, 08:47

Россиядә водительләрне янә бер штраф көтәчәкме?

Ул кемнәргә кагылачак?

Россиядә водительләрне янә бер штраф көтәчәкме?
Россиядә водительләрне янә бер штраф көтәчәкме?

 

Ул кемнәргә кагылачак?

Автомат тапшыру тартмасы булган машинада белем алган һәм хокук биргән машина йөртүчеләрне зур күләмдә штрафка тартырга мөмкиннәр. Бу хакта үзенең Telegram-каналында ”Пробок.нет” эксперт үзәге җитәкчсесе Александр Шумский кисәткән.

Эксперт «механика» да белем алу һәм «автомат» та уку – төрле программалар, шуңа күрә автомат тапшыру тартмасында укыган һәм имтихан тапшырган кешеләргә «АТ» (automatic transmission) махсус тамгасы булган хокуклар бирелә, дип искәрткән.

«Автомат» та укыганнан соң «махсус билгеләр» графасында «АТ» (automatic transmission) тамгасы торачак», — дип билгеләп үткән эксперт, хәбәргә тиешле тамгалы машина йөртү таныклыгы сурәтен беркетеп.

Чыганакта язылуынча, шуңа күрә андый билге белән механик тапшыру тартмасы булган машинада йөрергә ярамый. Бу кагыйдәне бозу РФ КоАП ның 12.7 статьясы буенча "Идарә итү хокукы булмаганводительгә транспорт чарасы белән идарә итү” квалификацияләнә, ул 5000 сумнан 15 000 сумга кадәр штрафны күздә тота.

Россиядә водительләрне янә бер штраф көтәчәкме?
Россиядә водительләрне янә бер штраф көтәчәкме?
Автор:
Читайте нас: