Барлык яңалыклар
Новости
9 декабрь 2021, 16:53

Туктай авылында Яңа елга шулай әзерләнәләр

Туктай авылындагы бу йорт яныннан без тукталмый үтеп китә алмадык.

Туктай авылында Яңа елга шулай әзерләнәләр
Туктай авылында Яңа елга шулай әзерләнәләр

 

Туктай авылындагы бу йорт яныннан без тукталмый үтеп китә алмадык.

Кемнәр яши бу мәһабәт йортта? Кем куллары булдырган бу матурлыкны?

Әлбәттә, шушы йортта яшәүче хуҗалар тырышлыгы икән бу. Монда Элита һәм Марсель Сайрановлар гаиләсе яши. Өй алдына кардан Кыш бабай белән Карсылй сыннарын эшләп, буяп куйганнар. Уртада — ясалма чыршы, аның очында — йолдыз, гирляндалар эленгән.

—Сез бу матурлыкны кичен килеп күрсәгез! Вәт мондагы матурлык! Утлары җем-җем яна. Соклангыч! — ди авылдашлары Ирик Акубиков.

Хуҗабикә Элита ханым әйтүенчә, мондый сыннарны ел саен гаилә Яңа  ел алдыннан эшли.

—Иптәшем эшли, без булышабыз. Ул себер тарафларына йөреп эшли. Әле эштә. Өйдә чагында өлгерә алган кадәрен эшләде, — ди.

Җәйләрен өй алдында чәчәкләр клумбасы, кышкы айларда әкият персонажлары сәламли Сайрановларга килгән кунакларны. Үзләре өчен эшләгән матурлык күпме кешенең кәефен күтәрә, куаныч өсти. Аннан да бигрәк бу авылда уңган, матурлыкка гашыйк кешеләр яшәгәнен күрсәтә мондый күренеш.

Газим Талипов фотосы

Туктай авылында Яңа елга шулай әзерләнәләр
Туктай авылында Яңа елга шулай әзерләнәләр
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: