Уфа. 6 декабрь - "Балтач таңнары". Башкортстан парламенты Яңа ел каникулы көннәрендә “коры закон " ны йомшартырга җыена
Башкортстанның Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары Яңа ел бәйрәмнәре вакытында «коры закон» ны йомшартырга җыена. Парламентарийлар 3-5 гыйнварда 17:00 сәгатьтән 10:00сәгатькә кадәр һәм 6 гыйнварда 17:00 сәгатьтән хәмер сатуны тыярга тәкъдим итә.
Дәүләт Җыелышы рәисе Константин Толкачев аңлатканча, чикләүләрне бетерү турындагы тәкъдим гражданнар тарафыннан төрлечә реакция тудырды. Аларның кайберләре инициативага каршы чыкты.
"Нәтиҗәдә, компромисслы тәкъдим барлыкка килде, ул чикләүләрне көчендә калдыра, әмма аларны йомшаграк итә. Әлеге үзгәрешләр тыюның төп идеясен саклап калырга – ял һәм күңел ачуның тагын да сәламәтрәк формалары файдасына эчкечелек дулкынын бетерергә мөмкинлек бирер дип көтелә. Шул ук вакытта суррогат продукциягә ихтыяҗ кимиячәк», – диде ул.
Башкортстанның сәүдә һәм хезмәтләр министрлыгы Яңа ел бәйрәмнәрендә спиртлы эчемлекләр сатуны тыюны гамәлдән чыгару турында закон проектын элегрәк әзерләгән иде. Ведомство фикеренчә, мондый чикләүләр нәтиҗәле булудан туктаган һәм спиртлы эчемлекләр куллану дәрәҗәсенә йогынты ясамый.
Төбәктә 3 гыйнвардан 6 гыйнварга кадәр хәмер сатуны чикләү гамәлдә калачак.