Барлык яңалыклар
Новости
30 ноябрь 2021, 11:57

Дүртөйледә гаражда газ шартлаган

Хуҗасы термик пешүләр белән хастаханәгә озатылган.

Дүртөйледә гаражда газ шартлаган
Дүртөйледә гаражда газ шартлаган

 

Хуҗасы термик пешүләр белән хастаханәгә озатылган.

 

Дүртөйледәге янгын турында хәбәр оператив хезмәтләр пультына 2021 елның 29 ноябрендә 17: 06 сәгатьтә килә.

Килеп җитүгә, ут 10×4 метрлы керамзитоблок гаражга зыян килтергән була. Һәлак булучылар юк.

“Кызганычка каршы, янгын нәтиҗәсендә 35 яшьлек ир-ат зыян күрә, табиблар мәгълүматларына караганда, диагноз — II, III дәрәҗәдәге термик пешү, 70 процент. Аңа кичектергесез медицина ярдәме күрсәтелде, ир Дүртөйле үзәк район хастаханәсенә җибәрелде”, — дип хәбәр иткәннәр Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча матбугат хезмәтендә.

Янгын нәтиҗәсендә ут керамзитоблок гаражны һәм аның эчендәге милекне юк иткән.

Янгынның сәбәбе — газ баллонының газ-һава катнашмасы яну.

Шартлаудтан гаражның конструкциясе җимерелә.

“Ир үзе урамга чыга, аннан соң аңа ярдәм күрсәтелә. Бу хәлнең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана. Янгынны тикшерүне Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчесе үткәрә”, — дип хәбәр иткәннәр ведомствода.

Башинформ

Дүртөйледә гаражда газ шартлаган
Дүртөйледә гаражда газ шартлаган
Автор:
Читайте нас: