Барлык яңалыклар
Новости
30 ноябрь 2021, 09:38

Балалар тәрбияләгән гаиләләр торак сатканда НДФЛдан азат ителәләр

Владимир Путин кул куйган тиешле документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган.

Бу закон ике һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр тарафыннан фатир, торак йорт яки аларның өлешләрен сатканда алынган һәм зуррак мәйданлы яңа торак сатып алу өчен файдаланылган керемне НДФЛдан азат итә. Ташлама 24 яшькә кадәр балалары булган ата-аналарга (уллыкка алучыларга), әгәр алар көндезге бүлектә укыса, һәм бер балага, кайбер шартларны үтәгәндә бирелә ала.

Икенче мөһим шарт, яңа торак искесен саткан елда, яки алдагы елның 30 апреленнән дә соңга калмый сатып алынырга тиеш. Моннан тыш, сатыла торган күчемсез милекнең кадастр бәясе 50 миллион сумнан артмаска һәм сатып алына торган торакның кадастр бәясеннән күбрәк булырга тиеш.

Янә бер шарт: торак саткан вакытта күпбалалы гаилә әгъзаларының берсенең дә милкендә сатып алынган мәйданның 50 процентыннан артыграк күләмдә булган башка торак булырга тиеш түгел.

Әлеге норма 2021 елның 1 гыйнварыннан башлап алынган фатирлар сатудан кергән табышларга карата гамәлдә булачак.

Фото: Башинформ

Балалар тәрбияләгән гаиләләр торак сатканда НДФЛдан азат ителәләр
Балалар тәрбияләгән гаиләләр торак сатканда НДФЛдан азат ителәләр
Автор:
Читайте нас: