Барлык яңалыклар
Новости
29 ноябрь 2021, 11:29

Башкортстанда 4 декабрьдән «Урал легендасы» тау чаңгысы экспрессы йөри башлый

Һәр шимбә һәм якшәмбе көннәрендә поезд Уфа станциясеннән кузгалачак.

Киләсе шимбәдә, 4 декабрьдә, Башкортстанда "Урал Легендасы" тау чаңгысы экспресс-шәһәр яны поезды йөри башлый.

Якындагы берничә айда һәр шимбә һәм якшәмбе көннәрендә поезд Уфа станциясеннән кузгалачак. Экспрессның кузгалу вакыты — урындагы  вакыт буенча 07:08 сәгатьтә. Ул Дим, Өршәк, «Ассы» санаторие, Инзер, Айгир, Белорет, Яңа Әбҗәк тукталышлары аша барачак. Килеп җитү вакыты — 13: 07.

Шул ук көнне 14:08 сәгатьтә поезд шул ук тукталышлар белән кире юлга чыга. Уфа станциясенә килеп җитү вакыты — 19: 37.

«Легенда Урал» шәһәр яны поездына билетларны «РЖД пассажирларга» мобиль кушымтасы ярдәмендә, шулай ук «Башкортстан ППК»АҖ кассаларында һәм терминалларында сатып алырга мөмкин.

Башинформ

Фото

Башкортстанда 4 декабрьдән «Урал легендасы» тау чаңгысы экспрессы йөри башлый
Башкортстанда 4 декабрьдән «Урал легендасы» тау чаңгысы экспрессы йөри башлый
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: