Барлык яңалыклар
Новости
27 ноябрь 2021, 11:57

Балтачтан Лилия Кагирова «Ел хатын-кыз директоры» Бөтенроссия конкурсының XXV региональ этабында җиңүче

"Династия" профилактика-медицина үзәге” җәмгыяте директоры, югары категорияле табиб-невролог, Башкортстан Республикасы һәм Россия Сәламәтлек саклау отличнигы Лилия Каһирова «Ел хатын-кыз директоры» Бөтенроссия конкурсының XXV региональ этабында җиңү яулады.

РФ Федераль Җыелышының Федерация Советы һәм РФ Дәүләт Думасы ярдәме белән «Россия эшкуар хатын-кызлар ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган конкурсның финалына республиканың төрле өлкәләрендәге 17 уңышлы һәм талантлы хатын-кыз-җитәкчеләре чыкты. Лилия Гариф кызы "Гаилә кыйммәтләрен ныгыту өчен" номинациясендә дипломга лаек булды.

Шул уңайдан район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрдә Лилия Гафиф кызын котлап киләчәктә дә уңышлар һәм казанышлар теләде.

Тәбрикләүләргә без дә кушылабыз. Район халкының саулыгы сагында торган табибәгә саулык, гаилә бәхете, яңадан-яңа үрләр яулавын телибез.

Балтачтан Лилия Кагирова «Ел хатын-кыз директоры» Бөтенроссия конкурсының XXV региональ этабында җиңүче
Балтачтан Лилия Кагирова «Ел хатын-кыз директоры» Бөтенроссия конкурсының XXV региональ этабында җиңүче
Автор:
Читайте нас: