Барлык яңалыклар
Новости
26 ноябрь 2021, 22:10

Кузбасста коткаручы "үлгәннән" cоң терелгән

Кузбасста һәлак булган дип исәпләнгән коткаручы, соңгы сулышын җыеп, җир өстенә чыга алган. Ә 26 ноябрь иртәсендә аны соңгы юлга озаткан булганнар

Кузбасста коткаручы "үлгәннән" cоң терелгән
Кузбасста коткаручы "үлгәннән" cоң терелгән

Кемерово. 26 ноябрь - "Балтач таңнары". Кузбасста һәлак булган дип исәпләнгән коткаручы, соңгы сулышын җыеп, җир өстенә чыга алган. Ә 26 ноябрь иртәсендә аны соңгы юлга озаткан булганнар.

 

"Листвяжская" шахтасындагы трагедия нәтиҗәсендә зыян күргән  коткаручылар взводы командирыны ярдәмчесе 51 яшьлек  Александр Закряшин үз көче белән җир өстенә чыга алган.

Бүген, 26 ноябрь иртәсендә, аны  "һәлак булганнан соң" Батырлык ордены белән бүләкләп соңгы юлга озаткан булганнар. 

Көн дәвамында аның исән булуы ачыкланган.

Александр авыр хәлдә. Әле аның гомерен саклап калу өчен тырышалар.

Шартлау булган шахтадан аның соңгы сулышын җыеп җир өстенә свга алуы чын могҗиза.

Автор:
Читайте нас: