Барлык яңалыклар
Новости
25 ноябрь 2021, 17:10

Салават Юлаев» хоккей командасы уенга ретро-формада чыгачак

Бүген, 25 ноябрь көнне «Салават Юлаев» хоккей командасы “Уфа-Арена”да узачак уенга ретро-формада чыгачак.

Салават Юлаев» хоккей командасы уенга ретро-формада чыгачак
Салават Юлаев» хоккей командасы уенга ретро-формада чыгачак

Уфа. 25 ноябрь-"Балтач таңнары".  Бүген, 25 ноябрь көнне  «Салават Юлаев» хоккей  командасы  “Уфа-Арена”да узачак  уенга ретро-формада чыгачак.

 

Бу көнне юлаевчылар  Подольск шәһәренең «Витязь»  командасы белән очраша.

“Салават Юлаев”ның ретро-формада чыгуы юбилей белән бәйле. Бу форма 1960 еллар үрнәгендә тегелгән.

Нәкъ менә шушы  көнне 1961 елда "юлаевлылар" СССР Чемпионатында  беренче рәсми уенын үткәргән.

 19 гыйнварда Казанның «Ак Барс» командасына каршы матч «Салават Юлаев»ның юбилей сезонына багышланган төп  уены  булачак.

Автор:
Читайте нас: