Барлык яңалыклар
Новости
25 ноябрь 2021, 10:52

Гафури районында бүреләр авылларга һөҗүм итә

Гафури районы Толпар авылында шәхси йорт хуҗаларын йөдәткән бүре капканга капкан

Красноусольск. 25 ноябрь - "Балтач таңнары". Гафури районы Толпар авылында шәхси йорт хуҗаларын йөдәткән бүре капканга капкан

Урманнардагы бүреләр ач, күрәсең.  Ач ерткычлар авыллар буйлап йөри. Ихаталарга  кереп, малга һөжүм итергә дә күп сорамыйалар. Гафури районының Толпар авылы халкы мондый күренешкә күнегеп  тә беткәннәр  инде.

Шушы авылда яшәүче Фәррах Фаткутдиновның бүре кырган вак малларының инде исәбенә дә чыгарлык түгел икән. “Йәшлек” гәзите шул хакта хәбәр итә.  Ерткыч йөдәткәч, йорт хуҗасы  капкан салырга мәҗбүр була. Тырышлык нәтиҗәсез калмый. Бүре капканга каба. Бу хәлне сурәтләгән видеоны социаль челтәргә урнаштырганнар.

Социаль челтәрдән файдалунчылар бу факт турында фикер алыша. Берәүләр бүрегә кызганып карый. Кире фикер белдерүчеләр дә бар.

“Урмандагы коралай һәм башка киек хайваннарны аулап бетергәч  бүреләр нишләсен? Алар бит ачлар. Бүреләр урманнар санитары.... Бер караганда кызганыч, икенче караганда ул балаларга һөҗүм итәргә мөмкин... Бу бүрене арытабан нишләттегез?... Кызганыч бүре..”,--кебек шәрехләүләр калдырганнар.

Автор:
Читайте нас: