Барлык яңалыклар
Новости
23 ноябрь 2021, 10:57

Башкортстанда алкоголь белән агуланудан үлүчеләр саны кимегән

Башкортстанда алкоголь белән агулану очракларыннан үлем очраклары санының кимүе күзәтелгән.

 Бу хакта Хөкүмәт йортында узган атналык оператив киңәшмәдә БР сәнәгать һәм сәүдә министры Алексей Гусев хәбәр иткән.

Ул билгеләп үткәнчә, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» республика программасы кысаларында, эксперт бәяләмәләре биреп, азык-төлек һәм алкогольле продукцияне сынауны үз эченә алган товарларның сыйфатына мониторинг үткәрелә. Башкортстанда яшәүчеләр арасында спиртлы продукция белән очраклы агуланудан үлүчеләр саны кимү бу эшнең нәтиҗәсе.

Шулай итеп, 2021 елның 1 ноябренә Эчке эшләр органнары мөрәҗәгатьләре буенча 784 эксперт бәяләмәсе бирелгән, 757 спиртлы продукция үрнәгенә лаборатория тикшеренүләре үткәрелгән. 676 үрнәктә (89,3 процент) сыйфат һәм куркынычсызлык таләпләренә туры килмәү ачыкланган. 2020 елда 1 036 бәяләмә бирелгән, 1 135 үрнәк сынау үткәрелгән, 993 (87,5 процент) яраксызга чыгарылган.

Урындагы дәрәҗәдә товарларның, эшләрнең һәм хезмәтләрнең сыйфатын тәэмин итү белән шәһәр һәм районнар хакимиятләре шөгыльләнә. Алар шулай ук кулланучылар хокукларын яклау һәм тиешле муниципаль программаларны эшләү хокукына ия. Республиканың барлык муниципалитетларында да программа документлары кабул ителгән һәм бу өлкәдә вазифалар йөкләнгән белгечләр билгеләнгән. Дүрт ел эчендә 172 белгеч профильле белем алган.

Башинформ

Башкортстанда алкоголь белән агуланудан үлүчеләр саны кимегән
Башкортстанда алкоголь белән агуланудан үлүчеләр саны кимегән
Автор:
Читайте нас: