Барлык яңалыклар
Новости
23 ноябрь 2021, 14:42

Балтачта колледж укучыларынка балиг булмаганнарның хокуклары һәм бурычлары турында сөйләделәр

"Балаларга хокукый яклау көне" не кысаларында Башкортстан төньяк –көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжында Башкортстан республикасы Адвокатлар коллегиясенең Балтач район филиалы адвокатлары Фәнзәл Синатуллин һәм Руслан Маннанов белән очрашу оештырылды.

 Әңгәмәне "Романтик" яшүсмерләр клубы директоры Гөлчәчәк Сәфетдинова ачып, Конвенция - 0 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балаларга карата барлык хокукларын танучы халыкара юридик документ турында сөйләде. 

Укучылар белән ачык әңгәмә барышында адвокатлар аларны балигъ булмаганнарның төп хокуклары һәм бурычлары белән таныштырдылар. Яшүсмерләргә үз хокуклары мәсьәләләре буенча хокукый консультацияләр бирү темаларына кагылып үтелде, балалар эләгә торган тормыш хәлләре турында фикер алышынды.

Әңгәмә эчтәлекле һәм гыйбрәтле булды, ә балаларга фикерләү һәм һәркемгә үз нәтиҗәләрен ясау мөмкинлеге бирелде.

Балтачта колледж укучыларынка балиг булмаганнарның хокуклары һәм бурычлары турында сөйләделәр
Балтачта колледж укучыларынка балиг булмаганнарның хокуклары һәм бурычлары турында сөйләделәр
Автор:
Читайте нас: