Барлык яңалыклар
Новости
18 ноябрь 2021, 19:19

Түбән Сикияз сөтчелек фермасы гадәти режимда эшли

Түбән Сикияз сөтчелек фермасы кышкы шартларда эшли башлагач, ана терлекләрдән 42 баш үрчем алынган.

Түбән Сикияз сөтчелек фермасы гадәти режимда эшли
Түбән Сикияз сөтчелек фермасы гадәти режимда эшли

Түбән Сикияз. 18 ноябрь - "Балтач таңнары".  Түбән Сикияз сөтчелек фермасы кышкы шартларда эшли башлагач,  ана терлекләрдән 42 баш үрчем алынган.

 

Терлекчелек тармагы инде  икенче ай кышкы шартларда эшли. Тармакта эшләүчеләр билгеләвенчә, быел сыерлар җәйге лагерьлардан фермага былтыргыдан унбиш көнгә иртәрәк кайтарылган.

Сезон алышынуын бар тереклек авыр кичерә. Терлекчелек тармагында күчү чорының кире яклары савым беркадәр кимүендә чагыла. Сүз дә юк көз ахырында фермадагы сыерларыңбер өлеше ташлата.Мәсәлән, әлеге вакытта Түбән Сикияз сөтчелек фермасындагы 204 баш сыерның  130ы саудыра.

-Инде җайлашып киләбез. Савым арта башлады. Проблемалар юк дисәк тә, рацион былтыргы кебек үк мул түгел. Булган терлек азыгының һәр граммын нәтиҗәле файдаланырга тырышабыз,--ди ферма мөдире Илфат Фәметдинов, фермадагы эшләр барышы белән таныштырып.

Сүз дә юк, җәйге корылык  фермалардагы терлек азыгы базасын ныгытуга аяк чалды. Мәсәлән, Түбән Сикияз сөтчелек фермасында бер баш савым сыеры исәбенә фураж былтыргыга караганда ике тапкыр азрак бирелә. Малларга сусыл, күләмле азыкларны һәм  фуражны азык бутагычта катнаштырып бирәләр.Бер сыер исәбенә тәүлегенә 25 килограмм катнашазык туры килә.   Нәтиҗә юк түгел, фермада ике көнгә бер тапкыр ике тоннага якын сөт эшкәртүгә җибәрелә.

--Үрчем килә. Кышлату чорына кергәч  кырык ике сыер үрчем китерде. Бу ай дәвамында егермеҗиде баш бозау алдык. Тулай савым күләме  оакламый былтыргы дәрәҗәгә җитәчәк,-- ди ферма мөдире  терлкчеләрнең нәтиҗәле эшләргә омтылуын билгеләп.

 Фермада һәр терлекче үз эшенең   остасы.  Ни арба, ни чана вакытында да, зәмһәрир салкыннарда  хезмәтләрен җиренә җиткереп башкара алар.

--Кыш дәвамында терлек азыгына бәйле проблемалар булмаска тиеш. Азык җитмәү сәбәпле маллар санын кыскарту турында уебызда да юк.  Булган запас һәм әлеге рационны исәпкә алганда,  терлек азыгы маллар алдагы яшел үләнгә басканчы продукция җитештерүне тәэмин итәргә җитәчәк. Корылык булса да, быел кукуруздан ярыйсы күләмдә яшел масса үстереп алуга ирештек.  Аның силосы сусыл азык апасын тулылыландырырга ярдәм итте. 190 гектардан  егерме мең центнерга якын яшел масса урып-ваклап  силос тупладык.  Шулай ук утыз ике мең центнер сенаж запасыбыз бар. Салам, печәнгә дә кыш дәвамында кытлык булмаска тиеш,дигән өметтәбез,--ди “Луч” җәмгыяте директоры Марат Габидуллин терлекчелек тармагындагы хәлләр  белән тирәннән таныштырып.

Ферма кышка ныклы әзерлек белән кергән. Җәй айларында азык саклау базларын да үзәртеп корырга туры килгән.  Бүген тармакта хезмәт куйган терлекчеләр күтәрә алмаслык  авырлыклар кичерми.

 

 

 

 

Автор:Дамир Хайртдинов
Читайте нас: